Россиядә 2027 елның 1 мартыннан йөртүче таныклыгын хуҗасыннан вакытыннан алда алу системасы эшли башлаячак. Адвокат Сергей Жорин «Инфо24» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Эш шунда: Дәүләт автомобиль инспекциясе медицина белешмәләренең электрон реестрына керү хокукы ала. Әгәр йөртүче, авырып, табибка күренсә һәм рульгә утырырга комачаулардай авыруы ачыкланса, аңа ике-өч ай эчендә чираттан тыш медицина тикшерүе узарга кирәк булачак. Дәваланып, кабат комиссия узганнан соң гына «права»ны кире кайтара алачак ул.
Иң элек шизофрения, эпилепсия кебек психик чирләрдән, шулай ук эчкечелек һәм наркоманиядән интегүчеләр йөртүче хокукыннан мәхрүм калачак. Моннан тыш, Жорин әйтүенчә, бик җитди күз, йөрәк авыруларыннан, таркау склероздан, терәк-аппарат системасында зур кимчелекләрдән интегүчеләрне дә рульдән читләштерергә мөмкиннәр.
Белгеч ачыклап үткәнчә, моңа кадәр ун елга бер тапкыр гына (йөртүчеләргә 10 елдан 10 елга гына медицина тикшерүе уздырыла иде) авыру аркасында йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителү янаса, хәзер табибка күренү һәм хәтта диспансеризация узу да рульгә утырудан коры калдырырга мөмкин.
«Медицина картасында урын алган теләсә нинди җитди диагноз 2027 елдан йөртүче таныклыгы белән хушлашуга китерергә мөмкин», – дип йомгак ясаган әңгәмәгә юрист.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез