Газетага язылу

Йөрәккә май: сөтсез трендка иярү нәрсәгә китерергә мөмкин?

Шикәрсез, глютенсыз, сөтсез. Ябыгырга телисең икән, рәхим итеп иң беренче чиратта шушы ризыклардан баш тарт. Алар аш казанында бозылып, әчеп кенә ята, ди хәзер нутрициологларның күпчелеге.

Йөрәккә май: сөтсез трендка иярү нәрсәгә китерергә мөмкин?

Ипи белән шикәрне чиклибез инде анысы. Сөт кай арада агуга әйләнде соң әле? Сөт бәяләре дә төшеп бетте, әллә, сөттән баш тартып, дөрес тукланучылар шул хәлгә җиткердеме? Очына чыгып карыйк әле. Сөтсез трендка иярү нәрсәгә китерергә мөмкин? Ашаргамы, тыелыргамы?

Сөтең читтә торсын

Сыеры барның сые бар, диләр иде элек. Эремчек, каймак, май, сөт өсте, катык. Анасының сөте булмаганда да сөтлебикә сөтен эчеп кеше булган буын без югыйсә. Хәзер генә балаларга (үзебезгә дә!) сыер сөте дә ярамый, сөтле манный боткасы да килешми, кибет киштәләрендәге сөт ризыкларында файда юк, имеш. Төрле диеталар, дөрес туклану марафоннары уздыручылар әнә шулай дип куркыта. Элек ничек яраган да хәзер нигә ярамый?

– Сөт ризыкларыннан гаиләбез белән баш тарттык, – ди өч бала әнисе Резеда Галимова. – Олы кызыбызның спортка сәләтен ачыклау өчен ДНК анализы ясаттык. Шундагы күрсәткечләрдә аның организмына нинди ризыклар килешкәнен-килешмәгәнен дә ачыкладылар. Сөт ризыкларын, аеруча лактозаны организмы кабул итми, эшкәртми. Ашкайнату системасында әчеп, ялкынсыну барлыкка китереп кенә ята икән. Шуннан соң эремчек тә, каймак та, катык та, кефир да алмас булдык, сөтне беребез дә эчми. Нәселдә кемдәдер шундый ук кимчелек бар, диделәр. Үтереп катык яратам, әмма сөт ризыкларыннан соң бит тиресе бозыла, эч күбә. Үземне тикшертмәсәм дә, миңа да килешми лактоза, күрәсең.

Әмма үзеңә килешмәгән сөттән бөтен гаиләне, бигрәк тә балаларны биздерү дөрес буламы? ДРКБ табиб-педиатры Аделина Раимова моңа каршы.

– Әти-әнисенә килешми, дип, баланы сөт ризыкларыннан өзү дөрес түгел. Бу баланы мөһим туклыклы матдәләрдән мәхрүм итәргә мөмкин булган нигезсез чикләү. Генетика бик катлаулы законнарга буйсына, балада әти-әнисендәге проблемалар булмаска да мөмкин. Төп куркыныч кальций җитмәү түгел, ә үсеш өчен бик кирәкле аксым, май һәм витаминнар кытлыгына бәйле. 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен (иң куркыныч чор!) сөт продуктлары баш мие һәм сөяк формалашу өчен кирәк, аларның җитмәве үсеш тизлегендә чагылырга мөмкин. 3 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм үсмерләр өчен киләчәктә остеопороз һәм D витамины җитмәү куркынычы белән яный. Сөтсез диета ике очракта гына куркынычсыз: сыер сөте аксымына расланган аллергия яки генетик тест белән расланган тумыштан килгән лактоза җитешсезлеге булса гына, – дип ассызыклый табиб.

Ашаганың маймы?

Бер җитештерү холдингы һәм НАФИ аналитик үзәге уздырган сораштыру бер дә сөткә зыянга түгел кебек үзе. Сөт һәм әче сөт продуктлары татарстанлыларның көндәлек рационының мөһим өлешен тәшкил итә: респондентларның 29 проценты аларны көн саен, ә тагын 33 проценты атнага берничә тапкыр куллана. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге соңгы айда пастеризацияләнгән сөт (72%), май (64%), кефир (55%), каймак (54%) һәм каты сырлар (53%) кулланган.

Сөт продукциясен сайлаганда, татарстанлылар иң элек тәменә игътибар итә. Тавыш бирүчеләрнең 92 проценты шул хакта сөйли. Шулай ук кулланучылар өчен табигый составы (89%), сәламәтлеккә файдалы булуы (86%) һәм бәясе (88%) мөһим.

Кайсы сөт комбинаты җитештергән сөт ризыгы булуы күпчелек өчен мөһим түгел икән. Ә менә җитештерүчеләрнең үзләре өчен һәр кулланучы кадерле. «ЕлМай» сөт комбинатында чимал сайлаудан алып төргәкләргә кадәр сыйфатны тикшереп торабыз, диләр.

– Бүген, чыннан да, сөт продуктларыннан баш тарту модасы популяр (dairy-free дип атала ул). Артык авырлык җыюны да, тирегә проблемаларны да сөт ризыкларына бәйләп карыйлар. Әмма моны төгәл билгеләр өчен табиб белән киңәшләшү дөресрәк булыр. Шунсыз үзегезне кирәкле матдәләрдән мәхрүм итмәгез. Без, җитештерүчеләр, югары сыйфат таләпләренә туры китереп гади һәм гадәти ризыклар җитештерәбез, – ди комбинатның үсеш буенча директор урынбасары Гөлназ Шәйхетдинова. – Атланмай, каймак, корт, ГХИ мае, сырлар – барысы да чиста составлы ризыклар. Сыйфатлы ризык җитештерүне алгы планга куябыз, димәк, меңләгән гаиләнең иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгыртабыз дип уйлыйм. Без – җитештерүчеләр генә түгел, үзебез дә шул ук продуктларны көн саен кулланучылар да. Балаларыбыз өчен дә, әти-әниләребезгә дә үзебезнең ризыкны сайлыйбыз.

Кулдан алсаң

Биектау районында яшәүче Ләйсән Закирова бөтен гаиләсен кәҗә сөтенә күчереп бетергән. Сыйфатлы сөт эзләп ерак йөрисе юк, кәҗәләр тотучы Рәсимә апа күрше урамда гына яши, ди.

– Иремдә аллергия. Кызганыч, бәләкәй кызыбыз да шундый ук аллергиядән интегә. Диатез чыга башлауга гаиләбез белән кәҗә сөтенә күчтек. Эремчек тә, йогырт та, сыр да, хәтта кортны да кәҗә сөтеннән ясыйбыз, – ди Ләйсән.

Хәер, кәҗә сөтен генә түгел, бер урамда яшәүче яшь әниләр белән берләшеп, экологик яктан чиста продуктларны шәхси фермер хуҗалыкларыннан заказ биреп китертү дә модада. Антибиотиклар кадап үстергән колхоз сыеры сөте түгел инде бу, имеш. Сусыл яшел печән ашап, чишмә суы эчеп, саф һавада йөргән сыерның ите дә, сөте дә, эремчек-катыгы да үзгә. Сөт комбинатларына бераз аяк чала инде бу фермерлар.

Алдарак искә алган сораштыру нәтиҗәләре буенча, чыннан да, җирле һәм фермер продуктлары белән кызыксынуның югары дәрәҗәсе күзәтелә. Аерым алганда, татарстанлыларның 51 проценты үз төбәгендәге җитештерүчеләргә күбрәк ышана, ә 9 проценты шәхси затлардан алынган фермер продуктларына өстенлек бирә.

Өлкәннәр өчен фермер продуктлары тәмлерәк һәм файдалырак, аларда Омега-3 күбрәк. Тик табиблардан тагын бер кисәтү! Фермерның үз лабораториясе юк. Хәтта сәламәт сыерда да мастит яки азыкта  антибиотиклар булырга мөмкин. Беркайчан да сөтне базарларда, чит куллардан сатып алмагыз – ул юк-бар фильтрация генә уза һәм шартлы-патоген флора белән мыжлап тора, ди белгечләр. Балаларга килгәндә, таләпләр тагын да кырысрак.

– Мин балаларга сөт ризыкларын кибеттән алырга киңәш итәм. Анда куркынычсызлык катгый контрольдә тотыла. Заводлардагы сөт антибиотик, авыр металл һәм бактерияләрне ачыклау максатыннан катлаулы тикшерү уза, майлылык һәм микробиология буенча стандартка туры килә. Авыр эчәк инфекциясе куркынычы һәм бөерләргә май белән артык йөкләнеш аркасында 3 яшькә кадәрге балаларга фермер сөтен куллану тыелган, – дип кисәтә Аделина Раимова.

Чәеңне сөт белән эчәсеңме, сөтсезме? Очраклы танышлар киңәшен тыңлап кына үзегезне төп ризыклардан мәхрүм итәргә ашыкмагыз. Ипи, бәрәңге кебек, электән үк табын хуҗасы булган сөт ризыкларыннан баш тартырга атлыгып тормыйбыз да, ахрысы. НАФИ аналитик үзәге белән берлектә уздырган шул ук сораштыруның тагын бер җавабын җиткерү урынлы булыр. Баксаң, Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы диярлек (41%) дөрес туклану өчен гадәти ризыктан баш тартырга әзер түгел икән.

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:

– Безнең илдә иң еш кулланыла торган сөт ризыклары исемлегенә сөт, эремчек, май керә. Алар кулланучылар өчен генә түгел, кондитер эшләнмәләре производствосына да тотыла. Социаль челтәрләр йогынтысында сөт ризыкларыннан баш тарту тренды барлыкка килде. Төрле диеталар, дөрес тукланулар тәкъдим итәләр шулай. Тренд күбесенчә яшьләргә кагыла. Пенсия яшендәгеләр, балалар, авыр хезмәттә эшләүчеләр барыбер сөт ризыкларыннан баш тартмый. Шуңа күрә бу мавыгуның сөт базарына йогынтысы зур түгел. Ә сатып алуларның кимүен сөт ризыкларының бәясе үсүгә бәйләп карарга кирәк. Сөт продуктлары җитештерүнең үз бәясе үсә, ә сатып алучыларның мөмкинлекләре өлгерми. Шуңа үсемлек маеннан (пальма, рапс, көнбагыш) ясалган продуктларга күчү сизелә. Түләүгә сәләтле кулланучылар булганда гына сөт үзен яхшы хис итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре