Йөрәк авырулары әле һаман үлем-китем очракларына китергән иң төп сәбәпләрнең берсе булып кала бирә, дип чаң суга алар. Йөрәк чәнчеп куйган саен табибка йөгереп булмый, билгеле. Шулай да организм җибәргән кайбер кисәтүләрне игътибардан читтә калдырмавың яхшырак.
Күңел болгану, эч авырту. Бик зур стресс кичергәннән соң эчегез авырта башласа, күңелегез болганса, моны начар туклануга гына сылтап калдырырга ашыкмагыз. Йөрәкнең аскы өлеше ашказаны белән янәшә урнашканлыктан, ул сезнең бөтен борчу-хәсрәтләрегезне «сизеп» тора. Шуңа күрә вакытында ял итәргә өйрәнегез. Отпуск алуны да кичектермәвегез хәерле. Көненә ким дигәндә сигез сәгать йоклап, саф һавада йөрүне гадәткә кертегез.
Аяклар шешү. Көне буе йөргәннән соң кичкә аяк шешә, хәтта аяк киеме дә кыса башлый... Таныш халәтме? Йөрәк организм буйлап кан «куып» өлгермәсә, ул аяктагы кан тамырларында туплана. Аякларга басым көчәйгәндә кан тукымаларга үтеп кереп, шеш пәйда була. Шуңа күрә артык тозлы, ысланган һәм консервланган ризыклар, чипсы, чикләвек ашаудан тыелыгыз. Аякка контрастлы душ ясау да файдалы булачак.
Тын кысылу, арыганлык. Җиңелчә генә өй җыештырганда да хәлегез китәме? Урамда күбрәк йөрсәң, тын кысыла, 2–3 катка җәяү менү дә иң зур җәзага тиңме? Димәк, йөрәгегезгә игътибар итәр чак җиткән. Иң элек кан анализы тапшырып, терапевтка күренегез. Ул кан басымын үлчәп, йөрәк тибешен тыңлагач, сезгә кардиологка юллама бирәчәк.
Баш авырту, терсәк һәм беләзек сөяге сызлау. Бу билгеләрнең барысы да кан басымы югары булганда күзәтелә. Вакытлыча булса да майлы ит, сыр һәм кыздырылган ризык ашаудан тыелыгыз. Яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез балыгына өстенлек бирегез. Пешергән ризыгыгызга сарымсак та өстәргә онытмагыз. Ул кан басымын төшерә. Баш авыртуыгыз еш кабатланса, кан басымы исә төшмичә тилмертсә, тиз арада йөрәгегезне тикшертегез.
Күкрәк читлеге авырту, куллар ою, аңны югалту. Үзегездә әлеге билгеләрнең берсен генә сизсәгез дә чаң сугарга җирлек бар, ди табиблар. Сүз уңаеннан, йөрәк авыруларының нәселдән күчә алуын да истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә әти-әнисе, әби-бабасы йөрәк авыруыннан интеккән, инфаркт кичергән кешеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез