Йөри белергә кирәк! Быел юлларда 198 кешенең гомере өзелгән

Юл салу гына түгел, аннан йөри белергә дә кирәк! Журналистлар белән чираттагы очрашуда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзен шулай дип башлады. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла бу сүзләр. Аларга колак салучы табылырмы?

Арысаң – утырма

Быелның сигез аенда республика юлларында 2022 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 198 кешенең гомере өзелгән, 2451 кеше имгәнгән. Сентябрьнең 17 көнендә тагын 23 кешенең гомере өзелде, 165 кеше имгәнде. Рөстәм Гарипов, гадәттәгечә, юл һәлакәтләренең күбрәк ни сәбәпле килеп чыгуына да ачыклык кертте.

– Быелның сигез аенда исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән 121 юл һәлакәте килеп чыкты. Анда 22 кешенең гомере өзелде, 160 кеше имгәнде. Тынычланырга ярамый. Исерек килеш машина йөртүче – җинаятьче ул, – ди баш дәүләт автоинспекторы. – Ел башыннан бирле республика юлларында 7 меңнән артык кешенең исерек килеш машина йөрткәне ачыкланды. Икенче тапкыр эләккән 526 кешегә карата исә җинаять эше кузгатылды.

Билгеле булганча, закон нигезендә моның өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 2022 елдан аларның машинасын да тартып ала башладылар. Шул вакыт эчендә республикада 932 исерек йөртүченең  машинасы конфискацияләнгән. Быел 161 кешегә карата шундый чара күрелгән.

– Әмма бу чараларның берсе дә юлда өзелгән кеше гомерләрен, югалткан сәламәтлекне кире кайтара алмый, – дип искәртте Рөстәм Гарипов.

Баш дәүләт инспекторы сүзләренә караганда, арыган килеш рульгә утыручылар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре дә шактый. Сентябрь аендагы биш авария дә әнә шул сәбәпле килеп чыккан булырга тиеш дип фаразлый алар.

Ә юл һәрчак уяулык сорый! Гади генә кагыйдәләрне үтәү аркасында да күпме гомерләрне саклап калып була. Машинага утыруга шул ук иминлек каешын эләктерүнең дә бер авырлыгы юк югыйсә. Әмма күпләр аны әле дә булса юлдагы инспектор штраф салмасын өчен генә кирәкле нәрсә кебек кабул итә. Быелның сигез аенда республикада әнә шулай иминлек каешын эләктермәү аркасында 185 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы, иң куркынычы 43 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 21 кеше үлгән, 38 кеше имгәнгән.

– Иминлек каешы гомерне саклап кала. Ул һәрчак эләктерелгән булырга тиеш. Машина йөртүчегә дә, пассажирларга да бер үк дәрәҗәдә кагыла бу кагыйдә! Шәһәр эчендә, авылда йөргәндә дә эләктерелгән булырга тиеш ул, – дип искәртте Рөстәм Гарипов.

Үзеңнән башлана

Баш дәүләт автоинспекторы җәяүлеләр колагына әйтеп килгән сүзләрен бу юлы да кат-кат кабатлады. Җәяүле кичүенә аяк басар алдыннан иң элек машиналарның туктап беткәнлегенә инанырга кирәк! Светофорның яшел төсе янды дип кенә тынычланырга ярамый! Юкса бүген күпләр юл чыкканда як-ягына карамый, колакчыннан музыка тыңлап, баш та күтәрмичә, телефонга текәлеп баруын белә.

– Ә бит машина туктап бетә алмаска, ватык булырга яки машина белән исерек йөртүче идарә итәргә мөмкин. Кичке якта исә җәяүле киемендә яктырткычлар булырга тиеш. Бала белән юлдан чыгасың икән, аны кулыңа алырга кирәк, – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Әле журналистлар белән очрашу алдыннан гына аңа шундый куркыныч хәбәр җиткергәннәр. Башкаланың Техническая урамында йөк машинасы рөхсәт ителгән җирдә юл аша чыгып барган хатын-кыз белән аның алты айлык сабыен бәрдергән. Алар икесе дә авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Ел башыннан исә республикада 507 җәяүлене таптатканнар. Шуларның – 31 е үлгән.

Сүз уңаеннан, быелның сигез аенда Татарстан юлларында имгәнгән, гомерләре өзелгән балалар саны да арткан. Әле сентябрь аенда гына Тукай районында бер яшьлек сабыйның гомере өзелде. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең дә яртысы җәяүле балалар гаебе белән килеп чыккан. Алар кисәк кенә машина каршына килеп чыккан, юлны рөхсәт ителмәгән урында чыккан, светофор утына игътибар итмәгән...

– Дәүләт автоинспекциясе тәкъдиме белән яшүсмерләргә АЗСларда бензин сату тыелды. Әмма питбайк белән идарә иткән үсмерләр әледән-әле очрап тора. Без рейдларда аларны тоткарлыйбыз, ата-аналарын җаваплылыкка тартабыз. 17 августта Спас районында «Лада» машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек малай юл кырыендагы чокырга әйләнеп төшеп һәлак булды. Тикшерү барышында үсмернең аңа кадәр дә бабасы машинасында еш йөргәне ачыкланды. Бу баланың йөртү таныклыгы да, тәҗрибәсе дә юк, курку белми торган чоры. Шуңа курыкмыйча машина ышанып тапшырганнар! – диде Рөстәм Гарипов.

Мондый аянычлы очракларны булдырмас өчен балаларга кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп, сеңдереп үстерергә кирәк, дип саный ул. Иртән теш чистартырга, зарядка ясарга кирәк дигән гади генә кагыйдәләр кебек язылмаган гадәткә әверелергә тиеш ул. Ата-ананың үзенә дә баласына дөрес үрнәк күрсәтергә кирәк, билгеле.

– Яңа юллар төзелә, юл йөрү җайлаша. Әмма күпләр шул мөмкинлектән файдалана, булган юлдан дөрес йөри белми. Күпләрне тизлек ярату, игътибарсызлык, миңа кагылмас дигән уй харап итә. Юкка гына юл кагыйдәләре кан белән язылган димиләр, – диде Рөстәм Гарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре