Бетеп бара торган авылларга килеп чыккач, кайчак урамын әйләнеп узасың да, кешесен күрмәгәч, ярар, сау булып тор, дисең. Бикле капкадан ерак узып булмый бит. Әле өйләре булса ярый ла. Әмма җим эзләп, як-якка каранып йөргәндә, ни хикмәттер, юлыбыз ачыла да куя. Бу юлы да шулай булды. Капка төбендә таптанып торуыбызны күреп, Миңлегөл апа тәрәзәсен ачмаган булса, кире борылган булыр идек. «Этебез бик каты өрде бит. Бәйдән ычкынып киткән булган. Кешегә тими ул үзе. Аучылар килеп, атып китмәгәе дип курыктык. Сезнең фотога төшереп йөрүегезне күреп чыктым», – диде ул.
Менә шуннан ул безгә кирәкле кешеләргә юл күрсәтте дә инде. Авыл үзенә күрә һөнәрле дә булып чыкты. Эшмәкәрләре дә, чигүчеләре дә бар. Миңлегөл апа дүрт ел элек шәһәрдән туган нигезенә күченеп кайткан. Картлык көнендә әти-әниләрен тәрбия кылыйм, дигән. Карап, тәртипләп тормасаң, ишелергә дә күп сорамый бит ул агач йорт. Тик бергә озак яшәргә насыйп булмаган, ике елдан әти-әнисе бер үк айда бакыйлыкка күчкән. Хәзерге вакытта кызы белән бергә гомер кичерә.
– Авыл турында сөйләргә, авылы да юк бит инде хәзер. Яшьләр китеп бара. Өйләнгәннәре дә калмый. Монда йә картайган, йә пенсиягә чыкканнар гына калып бара. Берничә бөртек бала күрше авыл мәктәбенә йөреп укый, – диде ул.
13 йортлы төзек авыл бу. Мәчетендә азаны яңгырап тора. Кибет, клуб, мәктәбе беткән инде. Шуңа да карамастан, авыл яшәргә дип тырмаша әле.
– Кешеләр авылны Чәүкә дип йөртә. Алай атауларына аптырамыйбыз. Чәүкәләре элек тә булган, хәзер дә бар. Авыл атамасы шуңа бәйледерме, әйтә алмыйм, – ди Дилә Нуриәхмәтова. – Монда да хәлләр башка авыллардагы кебек. Яшьләр калмады: йә район үзәгенә, йә Казанга киттеләр. Җәй көне кеше бераз ишәя үзе. Күңелсез түгел, ияләндек инде. Хәзер бит шәһәрдән дә авылга кайтып яшиләр, авылдан да калага барып эшлиләр. Тормыш шундыйга әйләнде. Үзем дә биш чакрым ераклыктагы күрше авылда китапханәче булып эшлим. Шөкер, шәһәрчә яшибез. Терлек асраучылар аз. Сыерлар 1–2 кешедә генә калды. Ләкин кош-кортны җәй көне асрап алабыз. Кирәк-яракны күрше авыл, район кибетләреннән барып алып кайтабыз. Бар кешедә дә техника бар. Зарланырга урын юк.
Дилә Нуриәхмәтова
Сүзгә килене Зөлфия дә кушылды. Сабадан кунакка килгән чагы иде аның.
– Кечкенә генә булса да, бик матур авыл бу. Гел кайтып йөрибез. Әби-бабай оныкларын күреп тора. 1 Май бәйрәмендә йомырка бәйрәме уздыралар. Без дә катнашабыз. Балалар күп җыела. Күршеләр дә бик тату. Авылның тарту көче бар әле, – ди ул.
Башта авылга күченеп кайтырга аяк терәп каршы торганнар да тора-бара авылны үз итә. Әнә Резеда Хәсәнова да Чәүкәне мактап туя алмый хәзер.
– Ирем Рәиснең әтисе шушы авылныкы. Алар Казахстанга чыгып киткән булган. Шулай итеп, нигез беткән, бернәрсә дә калмаган. Без башта Сабада яшәдек. Биш ел элек ирем биредә йорт салды. Нигезне саклыйсы килде. Мин башта каршы идем. Анда нишлибез, дидем. Цивилизациядән аерыласы килмәде. Ирем хакына ризалашырга туры килде, – ди 59 яшьлек Резеда Хәсәнова. – Хәзер сөенеп туя алмыйбыз. «Ярый салганбыз әле, ярый, син минем сүземне тыңламагансың», – дим иремә. Күрше авылда кибет тотабыз. Мин шунда сатучы булып эшлим. Иремнең ремонт цехы бар. Яз көне сарык асрап, үрдәк, тавык-чебешләр үстереп алабыз. Шартлар шәһәрдән бер дә ким түгел. Аның каравы тыныч. Каядыр ашыгасы да юк. Җәй көне җиләк күп була. Балалар, кайтып, хәлне белеп тора.
Сәвия апа Сафина – авылда яшәүчеләр арасында иң өлкән кеше. Аның да хәлен белештек.
– Сатыш кызы мин. Чәүкәгә килгәнемә – 63 ел. Нигъмәтуллам белән 35 ел гына торып калдык шул. Гомер буе тракторчы булып эшләде. Аңа трактор кабызырга булыша идем. Балаларыма: «Заманасында әниегез тракторчы да булды», – дип шаяртам. Матур яшәдек, – ди 84 яшьлек, тәмле сүзе белән авызына каратып торучы әбекәй.
Сәвия апа Сафина
Рәхәтен дә, хәсрәтен дә күргән Сәвия апа. Дүрт бала үстергән. Оныгын да тәрбияләргә булышкан. Шуңа күрә ул, биш бала үстердем, дип сөйли. Кызганыч, өч ел элек улы үлеп киткән. Машина алган, гаражлар салган, киләчәккә матур хыяллар корып яшәгән булган. Әмма алда нәрсә язылганын белмисең. Сабада яшәүче кызы гел хәл белешергә килеп тора икән.
– Килен булып килгәндә, бу авыл зуррак иде әле. Инде күп калмадык. 20 ләп кенә. Йорт саен бер-ике кеше инде, кызым. Өченче кызым 3 нче сыйныфта укыганда, мәктәпне яптылар. Кибет булды да бетте. Файдасы юк, диделәр. Ике авыл арасында зур сумкалар күтәреп шактый йөрдем. Хәзер автолавка килә. Берүземне зурлап килә, кызым. Башкаларның машиналары булгач, кирәк әйберләрен барып алып кайталар. Ипиен дә, тәм-томын да алам. Шоферга рәхмәт укып, кул болгап калам, – дип сөенә Сәвия әби. – Төрле эштә эшләдем. Чөгендер эшкәртергә дә күп бирәләр иде. Эш белән, бала тәрбияләп, гомер узып та китте. Авыл кечерәя башлагач, кешеләр читләргә чыгып китте. Без шушында калдык. Каенана-каенатам белән матур яшәдек. Каенанам дүрт ел урын өстендә ятты. Тәмле сүземне жәлләмәдем. Аларны әле дә сагынып искә алам. Үзебез яшәгән йортның утын сүндермичә, картлыкка уфтанмыйча яшим әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез