Йөртүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкта аныклап үтелгәнчә, тиешле дәүләт органнары шушы вакытка кирәкле барлык норматив актлар кабул итеп, җентекле аңлатмалар әзерләячәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2025 елның 1 сентябреннән сәрхушлеккә медицина тикшерүен уздыруның яңа тәртибе үз көченә керә.
«Ә менә медицина тикшерүенә яки белешмә формасына 1 сентябрьдән бернинди дә үзгәрешләр кертелмәячәк», – дип аңлатып үтелгән министрлыкта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез