Россия Хөкүмәте ипотека буенча бернинди дә яңа программалар планлаштырмый әле. Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин “Известия” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
“Әлегә бернинди дә яңа программалар планлаштырмыйбыз. Булганнарын гына сакларга тырышабыз”, – дип басым ясап әйткән Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
“Гамәлдә булып килүче проектларны тормышка ашыруга бюджет чыгымнары 1 триллион сумнан артыграк тәшкил итәчәк. Сүз уңаеннан, бу чыгымнарның алдан күздә тотылмаган булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Югары дәрәҗәдәге ставканың шуның кадәр озак сакланасын планлаштырмадык”, – дип аңлатып үткән вице-премьер бу хәлне.
“Үзебезгә алган бурычларны үтәүгә ирешәсе бар әле”, – дигән Хөснуллин.
Шул ук вакытта, Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, банкларга ипотека кредитлары буенча процентлар түләүдән тыш, башка ярдәм чаралары да карала.
Аерым алганда, бу – субсидияләнелә торган кредит күләмен арттыру, төрле салым ташламалары, дип билгеләп үткән Марат Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез