Газетага язылу

Ипотека түләүчеләрнең хаталарын аңлатканнар

Белгеч ипотека кредитын вакытыннан алда түләргә киңәш иткән.

Ипотека кредитын, мөмкинлеккә карап, вакытыннан алда түләү киңәш ителә. Ник дигәндә, кредит буенча һәр көн саен процент исәпләнелә. “Aif.ru”, белгечләр фикеренә таянып, шулай дип яза.

Шул ук вакытта кредитның төп-төгәл билгеле бер көндә түләп бетерелүен таләп итүче банклар да бар, дип белдергән ипотека кредиты бирү департаменты җитәкчесе Юлия Позаченюк. Шуңа күрә банктан кредит алганчы, иң элек шуны белешергә кирәк. Аның сүзләренә караганда, ипотека алучылар кайвакыт түләү күләмен дөрес исәпләми. Түләү көнендә килешүдә күпме күрсәтелсә – шуның кадәр (аз да түгел, күп тә түгел) түләү мөһим. “Бүгенгә ниндидер сумма күрсәтелеп, кредитны түләп бетерү өчен иртәгә генә килсәң, ул сумма инде дөрес булмаячак, чөнки бер көндә ниндидер процентлар өстәләчәк”, – дип аңлаткан ул.

Тагын бер хата: кредит түләгәнлеккә белешмә алмау. Белгеч әйтүенчә, әлеге документ кредит алучының банкка инде бурычлы булмавын раслый. Мондый белешмә алганнан соң банкның Кредит тарихлары бюросына тиешле үзгәрешләр кертү-кертмәвен дә барларга кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша хәл итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре