Газетага язылу

Ипотеканы 2-4 процентлы ставка белән бирергә тәкъдим иткәннәр

«Новые люди» фракциясе яшь галимнәргә ташламалы ипотека кертергә тәкъдим иткән. Дәүләт Думасы депутатлары Россия Финанс министрлыгына шундый тәкъдим җибәргән.

Алар бу җәәһәттән федераль программа эшләргә чакыра. Депутатлар түбәндәге шартларны күздә тотарга тәкъдим иткән:

  • ипотека кредиты буенча киметелгән процент ставкасы (мәсәлән, 2-4 процент);
  • яшь чиген билгеләү (мәсәлән, 40 яшькә кадәр);
  • фәнни эшчәнлек алып баручы фәнни хезмәткәрнең, аспирант яки укытучының статусын раслау;
  • фәнни оешмада эш стажына карата минималь таләпләр.

Авторлар фикеренчә, әлеге башлангычны гамәлгә ашыру яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итүгә этәргеч бирәчәк һәм фәнни хезмәткәрләрнең тармактан китү очракларын киметәчәк.
Депутатлар аңлатып үткәнчә,  мондый тәкъдимнең сәбәбе – гыйльми дәрәҗәле фәнни кадрлар саны кимү. Алар 2024 ел йомгаклары буенча мәгълүматлар китереп үткән: Россия фәнни оешмаларында эшләүче фән кандидатлары һәм фән докторлары саны 89 586 булган. 2015 елдагыга караганда 20 процентка кимрәк бу. 2015 елдан барлык федераль округларда гыйльми дәрәҗәле тикшеренүчеләр саны елдан-ел кимегән.

Хатта белгечләр мәгълүматларына нигезләнеп күрсәтелгәнчә, яңа гына эшли башлаган фәнни хезмәткәрләр һәм аспирантлар аена уртача 25-50 мең сум хезмәт хакы ала. Тәҗрибәле галимнәрнең эш хакы – 100 мең сумга кадәр, ә гыйльми дәрәҗәле өлкән һәм әйдәп баручы хезмәткәрләрнеке – 80-200 мең сум. «Коммерция ипотексын түләү мондый аз керемле галимнәрнең, аеруча яшьләрнең хәленнән килми», – дип йомгак ясаган депутатлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре