Якын арада Россиядә ипотеканың процент ставкасы төбәкләрдәге уртача хезмәт хакына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, хәзерге вакытта хөкүмәттә әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар бара. «Якын арада без ипотека буенча процент ставкасының дифференциацияләнгән дәрәҗәсенә ирешербез дип уйлыйм. Ягъни Мәскәүдә ул бер төрле булырга мөмкин, ә Саратовта, мәсәлән, Саратов өлкәсендәге уртача хезмәт хакына тәңгәлләштерелергә тиеш. Саратов белән чагыштырганда, Мәскәүдә хезмәт хакы 2,5 тапкыр зуррак. Ә ипотека ставкасы бертөрле», – дип аңлатты Володин. Аның сүзләренчә, әлеге яңалыкны Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез