Ир-ат мәйданчыкта балаларын бер малайны кыйнарга мәҗбүр иткән

“Хулиганлык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Ярославль өлкәсендә балалар мәйданчыгында бер ир-ат ниндидер сәбәптән үз балаларын бер малайны кыйнарга мәҗбүр иткән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының төбәк комитеты мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерүчеләр бу хәлне тикшерүгә керешкән. Моннан тыш Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча комитеты “Хулиганлык” статьясы нигезендә тикшерү башлап җибәргән.
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин төбәк комитеты җитәкчесе П.Бакухинга җинаять эше кузгатырга, шуннн соң килеп туган хәлнең нечкәлекләре турында җиткерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре