Ир-атлар хатын-кызлар хакына кылган иң акылсыз адымнарын әйткән. SuperJob порталы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, күпчелек көчле затларның иң дуамал гамәле - ул өйләнү. Респондентоарның 27 проценты әнә шулай дигән.
Уйламыйча кылган гамәлләр арасында - сөйгән яры белән очрашу өчен ерак юлга чыгып китү, мәхәббәт аңлату, күченү, яраткан кешесе янына тәрәзәдән керү (һәркайсы 2-4 процент) кебек җаваплар да бар.
Бәйрәм арасында гүзәл затларның кәефен төшерергә теләмәгәннәрме, сораштыруда катнашучы ир-атларның 19 проценты, гомумән дә, акылсыз гамәлләре булмавын әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез