Россиядә индивидуаль пенсия коэффициентларын тапшыруны законлаштырырга ниятлиләр. Дәүләт Думасында бу җәһәттән закон проекты әзерләнелә, дип яза “РИА Новости”.
Уртак балаларга ия булган ир белән хатын аерылышкан очракта, берсе – бала белән декрет ялында утырган, икенчесе – эшләгән чор өчен тупланган пенсия балларын ике тигез өлешкә бүләргә мөмкин булачак. Думаның Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая агентлык хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Хәзерге вакытта 1,5 яшькә кадәрге баланы караган өчен индивидуаль пенсия коэффициентлары түбәндәгечә билгеләнгән:
– беренче бала буенча: бер ел бала караган өчен – 1,8;
– икенче бала буенча: бер ел бала караган өчен – 3,6;
– өченче һәм дүртенче бала буенча: бер ел бала караган өчен – 5,4.
Эшләүче кеше бер ел эчендә күп дигәндә 10 пенсия баллы тупларга мөмкин. Моның өчен 2025 елда айлык керемнең кимендә 229,9 мең сум булуы кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез