Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен республикада инде ун елдан бирле «Аеклык ноктасы» проекты эшли. Бүген телгә алып сөйләрлек нәтиҗәләр бармы?
Балык Бистәсендә яшәүче Флүрә Гаффарова – хәмер аркасында тормышының асты өскә килгән хатын-кызларның берсе. Ире үлгәч, биш ел дәвамында әнә шундый начар гадәт ярдәмендә онытылмакчы була ул. Әмма тора-бара хәмер аның яшәү мәгънәсенә үк әверелә. Көннәрдән бер көнне эшсез генә түгел, балаларсыз да кала яза ул.
– Туганнарыма рәхмәт. Кул селтәмичә, балаларымны да, үземне дә саклап калдылар. «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга күндерделәр. Яшермим, җиңел булмады. Бу сазлыктан ничек чыгуымны үзем генә беләм. Биш ел гомеремне хәмер эчеп, заяга уздыруыма әле дә үкенеп туя алмыйм, – дип Флүрә.
Моннан ун ел элек республикада тормышка ашырыла башлаган «Аеклык ноктасы» проектының төп максаты да нәкъ менә шулай ялгышкан хатын-кызларны эчкечелек сазлыгыннан коткарудан гыйбарәт тә инде. Ярдәм алган гүзәл затларның 78 проценты (682 кеше. – Ред.) дәвалау курсын тулысынча узып, туры юлга баскан. 1 359 баланы ятимлек ачысыннан саклап калганнар.
Республика наркология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева сүзләренә караганда, әлеге проект кысасында хәмердән аерыла алмаган хатын-кызларны эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән генә дәвалап калмыйлар, психологик ярдәм дә күрсәтәләр.
– «Аеклык ноктасы»нда катнашучы гүзәл затларның күбесе – бала табу яшендәге хатын-кызлар. Әлеге проектта катнашучыларның барысы да диярлек балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Күбесенә аналык хокукыннан мәхрүм ителү яный. Араларында хәтта биш бала анасы да бар, – ди Резеда Хаева. – Хатын-кызларны эчкечелек юлына иң беренче чиратта күп нәрсәне, бигрәк тә гаиләдәге проблемаларны күңеле аша үткәрүе, стрессларга тизрәк бирешүе этәрә. Гаиләдә күбрәк әти кеше эчә, билгеле. Күпләр иренә азрак калсын дип, аз-азлап тоткалый башлый һәм үзе дә сизмәстән шешәгә бәйләнә.
Проект тормышка ашырыла башлаган гына чорда анда фәкать хатын-кызлар гына катнашкан булса, соңгы елларда «Аеклык ноктасы»нда ирләре белән бергә катнашучылар да бар. Хәзерге вакытта проектта барлыгы 225 кеше катнаша. Шуларның 14 е – ир-ат.
Белгечләр яшерми: хатын-кызны айныту күпкә авыррак. Галимнәр тарафыннан уздырылган күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр.
Проект ярдәмендә хатын-кызларга аек тормышта үз урынын табарга да ярдәм итәләр. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сүзләренә караганда, әлеге проект кысасында 66 кешегә эшкә урнашырга, тагын 64 енә социаль түләү һәм пособиеләр рәсмиләштерергә ярдәм иткәннәр. «Аеклык ноктасы»нда катнашкан 14 кешегә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларын түләргә ярдәм иткәннәр.
– Быел без әлеге проектта ата-ана хокукы чикләнгән яки бу хокуктан тулысынча мәхрүм ителгән кешеләрне дә катнаштыра башладык. Төгәлрәк әйтсәк, быелгы «Аеклык ноктасы»нда ата-ана булу хокукы чикләнгән – 9 һәм бу хокуктан мәхрүм ителгән 7 кеше катнаша. Әлеге проектта катнашу өчен иң беренче чиратта кешенең үзенең айну теләге булырга тиеш. Иң төп таләп әнә шул, – ди министр урынбасары.
Әлеге проектта катнашу өчен үзең яшәгән район, шәһәрдәге балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фикер
Лилия Булатова, клиник психолог:
– Эчкечелеккә хирыслык нәселдән үк күчәргә мөмкин. Андый кешегә упкынга тәгәрәү өчен хәмерне бер тапкыр авыз итү дә җитә. Моңа янәшәдәге кешеләр дә, тормышына хис-тойгылар җитмәү дә йогынты ясарга мөмкин. Эчкечелеккә еш кына үз бәясе түбән булган кешеләр бирешә. Андыйларны әллә кайдан танырга була. Яше 45 тә булса да, үзен 11–12 яшьлек үсмер кебек тота ул. Үз бәясе югары булган кеше ниндидер допингка мохтаҗ түгел. Ул стрессны да үзлегеннән генә җиңә, килеп туган мәсьәләләрне дә үзе хәл итә, гаеплеләрне эзләми.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез