Ирина Винер Рөстәм Миңнехановка Татарстанга килергә вәгъдә биргән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта уза торган X Көнчыгыш икътисади форумы кулуарларында атаклы тренер, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенең элеккеге президенты һәм Россия җыелма командасының элеккеге остазы Ирина Винер белән очрашты.

Әңгәмәдән видены Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесеЛилия Галимова телеграмда урнаштырды. Миңнехановның «Татарстанга киләчәксезме?» – дигән соравына, Винер: «Иншаллаһ!» – дип җавап биргән.

«Һәммәсе дә Татарстанга килергә тели! Чөнки Татарстан – ул мәхәббәт»,  – дигәнне аңлатып, яратуны аңлаткан йөрәк сыман эмодзи куйган Галимова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре