Ирина Волынец: «Һәр гаиләгә дә 20 мең сум акча бирергә кирәк»

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Белем көне алдыннан бөтен мәктәп укучыларының әти-әниләренә 20 мең сум түләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый матди ярдәмне керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә бөтен гаиләләргә дә күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләү өчен кредит алырга мәҗбүр, чөнки кием-салым һәм мәктәп өчен башка кирәк-яраклар кыйммәт. Аннары әлеге бурычларны ел буе түләргә туры килә һәм бу 1 сентябрьне дә, тулаем, балачакны «агулый».

«1 сентябрь алдыннан бөтен мәктәп укучыларының әти-әниләренә, гаиләнең мохтаҗлыгына бәйсез рәвештә, пособие бирергә кирәк, дип саныйм. Кимендә – 20 мең. Гаилә өчен мәктәпкә әзерләнү стресс булмасын. Әле гаиләдә берничә бала да булса. Бөтен гаиләнең алдан акча җыю мөмкинлеге дә юк», – дип җиткерә аның сүзләрен «Говорит Москва» радиостанциясе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре