Җырчы Иркә социаль челтәрдә СВОдан каты яраланып кайткан ире Артурга кагылышлы яңалыкларын җиткерде.
2024 елның көзендә җырчы ире турында сорамауларын үтенепп, мөрәҗәгать иткән иде. Ниһаять, ул бер елдан соң иренең хәле турында сөйләргә булган.
– Артурның хәлләрен беләсегез киләдер инде. Аның да барысы да яхшы, Аллаһка шөкер! Аз-маз спорт белән дә шөгыльләнә, үзенә электросамокат та алды, аның белән дә йөреп кайта. Төрле ярышларга да чакыра башладылар, анда да барып кайткалый. Бу сезонда Артур минем белән эшләячәк, бергә гастрольләргә йөриячәкбез. Җәй көне тавыш режиссерына укыды. Үзебезнең аппаратурада утырачак, концертларга килүчеләр аны да күрәчәк, – ди Иркә.
Узган ел җырчы: "Сезгә шуны җиткерәм – Артур бөтенләйгә кайтты. Башка берни әйтмим. Бу хакта кабат сөйләшмик. Тиздән концертларым була – анда берничә серемне ачармын, – дигән иде. Быелгы концертлары алдыннан Иркә тамашачыларына тагын бер серен ачарга булган, күрәсең...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез