Иртәгә бүген кирәк: ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы узды

Киләсе ел республика бюджеты, опекуннарга акча һәм тишекләрне ямау. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында көн кадагындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Иртәгә бүген кирәк: ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы узды
ТР Рәисе матбугат үзәге

Акча санау

Депутатлар киләсе елга Татарстан бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Республиканың төп финанс документына төзәтмәләр 14 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары ул икенче укылышта каралачак.

2026 елга тупланма бюджетның керемнәре – 604,8 миллиард сум, чыгымнары – 618,6 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы – 13,8 миллиард сум. 2026 елда табышка салым – 130 миллиард сум, физик затлар кеременә салым – 236 миллиард сум (республика бюджетына – 165 миллиард сум) күләмендә керер дип көтелә. Әлеге салым тупланма бюджетның төп керем чыганагы булып тора, фаразда аның чагыштырма күләме – 42 процент.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов китергән төп саннар: республиканың тупланма бюджетына акцизлар – 51 миллард сум, республика бюджетына – 49 миллиард сум, оешмалар милкенә салым – 45 миллиард сум, җир салымы – 10 миллиард сум, транспорт салымы – 8 миллиард сум, гомуми керемгә салым – 38 миллиард сум, физик затлар милкенә салым – 4,2 миллиард сум, тупланма бюджетның салым булмаган керемнәре – 38 миллиард сум, республика бюджетыныкы 31 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бюджет проекты республиканың социаль-икътисадый үсешенә турыдан-туры тәэсир итә, шуңа да предприятиеләр, министрлыклар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре тарафыннан финанс тотрыклылыгын даими игътибар үзәгендә тоту һәм таләп ителгән очракта тиешле чаралар күрү мөһим.

Бюджет проекты парламент бинасында инде күптән каралса да, депутатларның аңа бәйле сораулары шактый булып чыкты. Аерым алганда, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев нефть компанияләренең республика бюджетына керткән өлешен процентларда чагыштырып күрсәтүләрен сорады. «Тугыз ай эчендә табышка салым буенча керемнәр 111,5 миллиард сум тәшкил итте. Ел ахырына кадәр план – 128 миллиард сум. Шуның 30 проценты нефтьчеләргә туры килә. Киләсе елга план – 130 миллиард сум, шуның 25 проценты нефтьчеләргә туры киләчәк дип фаразлана», – диде финанс министры.

Депутат Илшат Әминов яңа салым үзгәрешләренең республика бюджетында ничек чагылыш табачагы белән кызыксынды. «Барлык үзгәрешләрне анализладык, аларны икенче укылышка кертәчәкбез. Акцизлар өлешендә үзгәреш булачак. Көчле исерткеч эчемлекләр һәм сырага акцизлар артачак. 2026 елда аннан 3,7 миллиард сум күләмендә өстәмә керем көтәбез», – диде Марат Фәйзрахманов.

Җир урынына акча алырга риза булган күпбалалы гаиләләргә бюджетта күпме акча каралуын да сорадылар. «Татарстан Рәисе карары нигезендә, моның өчен бу ел бюджетында 500 миллион сум акча каралган. Әлеге күрсәткеч киләсе ел бюджеты турындагы закон проектында да шул ук дәрәҗәдә саклана», – диделәр утырышта.

Билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советының унөченче утырышында депутатлар Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, алар риза булса, акчалата түләү бирелү турындагы закон проектын хуплады. Яңалык Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагыла. Республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген шушы ике шәһәрдә 14 меңгә якын гаилә җир кишәрлеге алырга чиратта тора.

Быел гына гамәлгә кергән туристлык салымыннан Татарстан казнасына 80 миллион сум акча кергән. Әлеге төр салым Казанда һәм тагын берничә районда гамәлдә. Ә киләсе елда бюджетка туристлык салымыннан 270 миллион сум акча керәчәк дип көтелә.

«Халыкның су юклыктан зарлануына юл куярга ярамый»

Көн тәртибендәге башка мәсьәләләргә күчеп, депутатлар, аерым алганда, республиканың сайлау законнарына, дәүләт хезмәте турындагы республика законына үзгәрешләр кертте, кече технологик компанияләргә ярдәм күрсәтүгә бәйле закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләү дә өч тапкыр диярлек артып, хәзерге 3 мең сумнан 8641 сумга җитәчәк. Закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, әлеге төр түләүнең база күләме 2013 елдан бирле артмаган булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда гаиләләрдә тәрбиягә алынган 1715 бала исәпләнә.

Дәүләт Советында ТКХ тармагы һәм аның бүгенге торышы турында да сөйләштеләр. «Хөкүмәт сәгате» кысасында Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Президиумнан яңгыраган саннарда яңалык юк, чөнки тармактагы «баш бәласе» турында күптән билгеле. Шуңа күрәме депутатлар министрны артык төпченмичә генә тыңлады.

– Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 27 мең чакрымнан артып китә. Шуның өчтән бере, ягъни 9 мең чакрымга якыны тузган, – диде министр. – Ил күләмендә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, 2023 елда коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы эшли башлады. Республикада аның кысасында 2023–2024 елларда 4,5 миллиард сумга 124 чакрым инженер челтәрләре яңартылды. Быел федераль программа «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына кертелде. 2025 елда аны тормышка ашыруга 4,1 миллиард сум акча каралган. Шуның 2,1 миллиард сумы – федераль акча.

Тишек торбалар проблемасы күпкә зуррак, әлбәттә. Шуңа күрә быел Татарстан Рәисе кушуы буенча коммуналь инфраструктураны яңартуга бәйле республика програмасы эшли башлады. Ремонт эшләренә 8,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде. «Шул рәвешле, ике программа кысасында республикада 12,6 миллиард сумга барлыгы 144 инженер инфраструктура объектында төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак», – диде министр. Шул исәптән 404 чакрым инженер челтәрләре яңартылачак дип көтелә.

Марат Айзатуллин шуны да искәртте: 2030 елга кадәр республикада ел саен 2,5 проценттан ким булмаган инженер челтәрләрен яңарту бурычы тора. Бүген әлеге күрсәткеч – 2 процент чамасы. «Тузган торбалардан котылу өчен, елына 5 процентлык күрсәткечкә омтылырга кирәк икәнен аңлыйбыз. Әмма бу бюджет чаралары хисабына гына мөмкин түгел, инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.

Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин борчылу белдерде.

– Узган сайлау кампаниясе барышында халыктан коммуналь хуҗалыкка бәйле мөрәҗәгатьләр күп килде. Көн кадагындагы мәсьәлә бу. Шуңа күрә дә аны сессия утыршында күтәрүебез очраклы түгел, – диде ул. – Без республикада яшәүчеләрнең, су юк, торбалар тыгылды, урамны су басты да узып йөрерлек түгел, дип, Татарстан Рәисенә, Хөкүмәткә даими мөрәҗәгать итүләренә юл куярга тиеш түгел. Бу мәсьәлә депутатлар контролендә дә булырга тиеш.

Иске яңа депутатлар

Депутат Ринат Фазылов Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Ринат Фазылов бу вазыйфада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнгән Рәсим Баксиковны алмаштырачак.

Эмиль Гобәйдуллинга һәм Игорь Бикеевка исә республика парламенты депутаты таныклыгы тапшырдылар. Алар Дәүләт Советына Светлана Захарова (Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде) һәм Рәсим Баксиковтан бушаган урынга килде. Игорь Бикееев – Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында, ә Эмиль Гобәйдуллин  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре