Иртәгә, 10 августта, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-16 метрга кадәр җитүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Бүген республикада томан төшәчәге һәм яшенле яңгыр явачагы хәбәр ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез