Иртәгә Казанда “РОСТКИ” II Халыкара форумы башлана

13-15 ноябрьдә Татарстан башкаласында “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” II халыкара форумы узачак. Җыенга әзерлек һәм аны оештыру турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

“Узган ел тәүге тапкыр үткәрелгән халыкара форумда 7 меңнән артык кеше катнашса, быел теркәлүчеләр саны 10 меңнән дә артып китте”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Аның әйтүенчә, быел җыенда катнашучылар саны гына түгел, аның эчтәлеге дә саллырак булачак. “Чараның эшлекле программасы сәүдә, инвестицияләр, технологияләр, логистика, төзелеш, нефть химиясе кебек төрледән-төрле юнәлешләрне үз эченә алган 70тән артык чарадан торачак. Җыен кысасында Russia China Expo халыкара күргәзмәсе дә узачак”, – диде ул.

Талия Миңнуллина шунысын да искәртте: быел Россия белән Кытай арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә 75 ел тулды. “Шуңа күрә форумның әһәмияте арта”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Өстәвенә, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, БРИКС саммитында катнашу кысасында, әле күптән түгел генә үзе дә Казанда булып китте. “Бу – дәрәҗәле кунакның Татарстанга тәүге рәсми визиты. Без КХР Рәисе җитәкчелегендәге зур делегацияне үзебездә каршы алуга шат идек”, – диде Талия Миңнуллина.

Форумда 31 илдән, Россиянең 69 төбәгеннән һәм Кытайның 26 административ бүлекчәсеннән вәкилләр катнашу теләген белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре