«Иртәгәдән көтү чыкмый: маллар да исән-сау кышлап, тагын очрашырга язсын!»

Шушы көннәрдә авылда көтү туктады. Кышның каф тавы артында булмавына бер хәбәр инде бу авыл кешесе өчен. Хәер, сентябрь урталарыннан башлап, телдә дә, күңелдә дә инде ул. «Көтүне туктатмаслармы икән? Бездән үтеп калырмы?» – дип тә уйлана ул. «Көннәр әйбәт бит әле, озаграк йөрсә ярар иде», – дип тә тели. Язын көтү чыгу авыл тормышында зур вакыйга булса, көзен көтү туктау да дүрт айдан артык вакыт эчендә көйләнгән, инде җайга салынган тормышны үзгәртергә бер сәбәп була шул.

Көтүне сентябрь ахырында ук туктаткан чаклар да булды. Андый елларда салкыннарга кадәр малларны арканга йөртә идек. Быел көз матур килде, шуңа да көннәр бозылганчы маллар иркендә йөрде. Бу сыерлар өчен дә, хуҗалары өчен дә шәп инде. Дөрес, моннан унбиш еллар элек көтү көзен тагын да озаграк – көннәр тәмам кыскарып беткәнче йөри иде. Анысының эшкә баручылар өчен проблемалы ягы була: иртән көтү чыкканын көтә-көтә соңга калып бетсәк, кичен инде өчләрдә кайткан көтүне каршы алырга кайтып өлгереп булмый. Өендә кеше булмаганнар күршеләренә кушып калдыра. Шулай булса да, сөенә-сөенә, көтү генә туктамасын, тизәкләре булса да кырда калып кайта, дисең. Юкса ул елларда инде мал азыгы белән проблема юк: көзгә келәтләр тулы ашлык, печәнлек тулы печән, салам запасы белән керә идек. Ә аңарчы...

Без бала, яшүсмер чакларда көтү карлар яуганчы йөрде. Җирләр туңдыргач, колхоз басуына алып чыгалар. Өшегән люцерна кәлшәсе, уҗым ашап, ничек күбенмәде икән ул чакта маллар, дип шаккатабыз бүген. Шундый суыкларда ул мескен малкайларны нәрсә дип тилмерткәннәрдер, дип тә кызганабыз. Хәер, терлек азыгына кытлык иде шул ул вакытта. Кырда нәрсә дә булса кимереп кайтырлар, дип өметләнгәннәрдер инде.

Хәтерлим әле: бер елны без көтүгә чыккач, кар яуды. Күп түгел, җир өсте агарырлык кына итеп. Һәм бездән соң көтүне туктаттылар да. Язын беренче көн көтүдән кайткач, күрше Рәшит абый: «Икенче юлы көтү бездә кала торган булса, тездән кар яуса да алып чыгам, көздән чиратны үткәреп калам», – дип көлдергән иде. Шаяру катыш әйтсә дә, теләкләре кабул булды: ул елны алар көтүгә чыккач, буранлап кар яуды. Дөрестән дә, маллар кар ерып кайтты. Көтү шуннан соң туктады.

Хәзер инде мал-туар да үзебез кебек нәзберек. Алар инде җәен үк кичке дүрттә кайту ягына борылып баса. Өйдә тәмле ризык көтеп торасын беләләр. Элекке кебек, карлы-бозлы көннәрдә көтүгә чыксалар, аларның яртысында мастит башланачак, яртысы карлы-бозлы люцернаны, коелып тишелгән яки көздән чәчелгән уҗымны ашаса, шунда ук күбенәчәк... Чебен-черки тешләгәннән дә мастит башлана торган токымлы маллар шул хәзер. Элекке чыдам холмогорлар безнең буын истәлекләрендә генә калды.

Бүген бөтен кеше хәзерге нәселле малларны күп сөтле булганга мактый. Җәйге чорда безнең гади холмогорлар да иртәле-кичле унбишәр литрлы чиләк белән мөлдерәмә сөт бирә иде. Әле алар (безнең маллар) җәй буе ташлы, юньләп үлән дә үсмәгән җирдә – иртә яздан көзгә кадәр шул бер үк җирдә йөри. Көтүдә кимендә 60 лап сыер, әллә никадәр сарык һәм кәҗә. Чагыштыру өчен: хәзер шуның яртысыннан аз гына артыграк сыер, ә сарык малы бөтенләй юк. Алар бер дигән болынлыкта. Август урталарында инде хуҗалык болынлыгына күчәләр. Теге чакта өйгә кайткач та эт эчәгесе, билчән, әрекмән, көзен усак яфрагы ише «тәмләткечләр» көтсә, хәзер иртәле-кичле ел әйләнәсе башак-оннан өзелмиләр. Элекке холмогорларга бүгенге тәрбия эләккән булсамы?! Авырмадылар да, бик сирәк кысыр калдылар, бозаулаулары да бер бәйрәм булып кына тоела иде... Хәер, сүз башым бит –  көтү турында.

Ике еллап сыерыбыз булмаса да, көтү хәлләреннән һич тә читләшеп бетеп булмый. Көтү – уйлый белгән кешегә бик зур җаваплылык шул. Беренче көне авырлыгы белән истә калса, соңгы көне исә нигәдер бик моңсу була. Андый чакларда мин: «Без дә, маллар да исән-сау кышлап, тагын очрашырга язсын, язга кадәр!» – дип, көтүлек белән саубуллаша идем. Бәлки кемнәрдер болай хисләнеп тормыйдыр да. «Ватсап»тагы төркемдә «Иртәгәдән көтү туктый» дигән сүзләр генә дә менә шундый уйларга сәбәпче булды...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре