Ишегалдында машина җылыткан өчен яңа штрафлар гамәлгә кергән. Юрист Руслан Шәймөхәммәтов “Челнинские известия”гә аңлатып үткәнчә, закон нигезендә, моторны җылыту түгел, бәлки двигателе сүнмәгән килеш машинаны калдыру таләпләрне бозу булып тора.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә “туктау” (стоянка) һәм “туктап тору” (остановка) төшенчәләре төгәл күрсәтелгән, – дип сөйләп үткән белгеч. – Туктау – 5 минуттан күбрәккә хәрәкәтне туктату, дигән сүз. Хәрәкәтне туктату, пассажирларны утырту-төшерү яки төяү-бушату эшләре белән бәйле булмаган килеш, 5 минуттан күбрәккә сузылса, бу “туктап тору” (“стоянка”) булачак. Ягъни машинага беркем дә утырмаса яки аннан төшмәсә, беркем бер нәрсә төямәсә яки бушатмаса да, двигателенең биш минуттан күбрәк эшләп торуы таләпләрне бозуны аңлата. Машинаны шул рәвешле озак эшләтеп торган өчен кисәтү ясалырга яки 500 сум күләмендә штраф түләтелергә мөмкин”.
Ә инде машина торак йортның ишегалдында 5 минутта күбрәк эшләп торса, штраф күләме төбәкләр өчен – 1,5 мең сумга, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен – 3 мең сумга җитәргә мөмкин, дип аңлатып үткән юрист.
Белгеч сүзләренә караганда, машина двигателе 5 минуттан артыграк эшләп торган очракта Дәүләт автомобиль инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьне сайт аша яки ведомствога барып тапшырырга мөмкин.
“Йорт адресын, ишегалдын, автомобиль номерын һәм машина двигателегезнең күпме вакыт эшләвен күрсәтеп, фото яки видео төшерергә кирәк. Машинаның 5 минуттан күбрәк эшләп торганлыгын күрсәтү мөһим. Ягъни видео 5 минуттан күбрәк дәвам итәргә яки, вакытын күрсәтеп, фотосурәтләр (ике фотосурәт арасындагы вакыт аралыгы 5 минуттан артырга тиеш) ясарга кирәк”, – дип аңлатып үткән Шәймөхәммәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез