Исерек үсмер төзелеп килүче кунакханәнең бишенче катыннан егылып төшкән

 Шәһәр прокуратурасы килеп туган хәл буенча тикшерү үткәрә.

Калининград янындагы Балтийск шәһәрендә 17 яшьлек үсмер төзелеп килүче кунакханәнең бишенче катыннан егылып, арматура өстенә килеп төшкән һәм бик нык җәрәхәтләнгән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 26 августта кичен бер төркем үсмер Гвардейская бульварында төзелеп килүче кунакханә бинасында кәеф-сафа корып утырган. Шунда берсе исерек хәлдә бишенче каттан түбәнгә”очкан”.
Үсмернең аягына арматура чыбыгы кадалган. МЧС хезмәткәрләре, махсус җайланма ярдәмендә арматураны кисеп, зыян күрүчене медиклар кулына тапшырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре