«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икъдисадый форумы кысасында ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнир узачак. Әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында турнирның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Яшь пешекчеләр 14-16 май көннәрендә осталыкта ярышачак. Халыкара турнирда катнашулары турында 12 ил хәбәр иткән инде. Оештыручылар сүзләренә караганда, Казанда узачак турнирга быел тәүге мәртәбә Согуд Гарәбстаны командасы да килер дип көтелә. Моннан тыш Россия, Иран, Ливан, Үзбәкстан, Тунис, Төркия, Мисыр, Индонезия һәм башка илләрдән осталар киләчәк. «Форумга бик җитди әзерләнәбез. Чит ил делегацияләре күп булачак», – диде ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.
Турнирда катнашучылар өч төрле ризык әзерләргә тиеш. Болар – кабымлык, кайнар ризык һәм тәм-том. Пешекчеләрнең осталыгын жюри бәяли. Яшь пешекчеләр өч порция ризык тәкъдим итәргә тиеш була. Бәяләүдә төп критерий: әзер ризыкны тәкъдим итү. «Безне катнашучының ризыкны нинди нәрсәләрдән әзерләнүе турында гына түгел, ничек итеп тәкъдим итүе, тарихы да кызыксындыра», – диде жюри рәисе, бренд-шеф Андрей Саховский.
Шунысы да бар: турнирда тәкъдим ителгән ризыкларны тамашачы да татып карый алачак. Моның өчен махсус теркәлү узу кирәк. Оештыручылар сүзләренчә, бу турнирны башка ярышлардан аерып торган ягы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез