Төркия башкаласы Истанбулда АКШ, Төркия һәм Украина арасында сөйләшүләр башланган. Украина Тышкы эшләр министрлыгы шул хакта яза, дип хәбәр итә “ТАСС”.
Дипломатик ведомствода Украина төркеме җитәкчесе, Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак һәм тышкы эшләр министры Андрей Сибиганың АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио белән Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән сөйләшүләрне башлап җибәрүе расланган.
Сөйләшүләрдә катнашачак өч ил делегациясенең Истанбулга килүе турында рәсми төстә берәр сәгать чамасы элек мәгълүм булган. Очрашу Төркия президентының Долмабахчедагы офисында уза.
Инде хәбәр ителгәнчә, Америка делегациясе катнашында өч яклы очрашудан соң, 12.30 сәгатьтә, Россия, Украина һәм Төркия арасында сөйләшүләр башланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез