Истанбулда Россия белән Америка делегацияләре арасында сөйләшүләр башланган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Очрашу Россиянең Генераль консуллыгында уздырыла. Сөйләшүләрдә Мәскәүдән Россиянең АКШтагы илчесе Александр Дарчиев, Вашингтоннан – Дәүләт Секретаренең Европа һәм Евразиядәге эшләр буенча ярдәмчесе урынбасары Соната Коултер катнаша.
Генераль консуллыкка башта – Россия, шуннан соң Америка делегациясе килгән.
“РИА Новости”га мәгълүм булганча, сөйләшүләр бик тәфсилле булачак һәм алар кимендә дүрт сәгать дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәү белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрне торгызу 18 февральдә Эр-Риядта делегацияләр очрашуыннан башланып киткән. Яклар ике яклы хезмәттәшлекне тулысынча торгызу өчен шартлар булдыру белән килешкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез