Ит, сөт, яшелчә: Татарстанда күп кенә азык-төлек кыйммәтләнгән

Атланмай һәм маргарин бәясе дә арткан.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республикада 17-24 март аралыгында кайбер азык-төлек бәясе арткан. Аерым алганда, ит һәм ит ризыклары: сыер, тавык, дуңгыз, сарык итләре, сосиска, ит консервлары һәм колбаса кыйммәтләнгән. Шулай ук атланмай һәм маргарин, яшелчәдән – бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер бәясе күтәрелгән.

Сөт һәм сөт ризыклары: эремчек, сыр һәм каймак та шактый ук кыйммәтләнгән. Моннан тыш сабыйлар өчен коры сөт катнашмасы, бодай оныннан икмәк-күмәч әйберләре хакы үскән.

Шул ук вакытта кайбер ризыкларның бәясе берникадәр төшкән. Туңдырылган балык, сыекмай, яшелчә консервлары, йомырка, тары ярмасы, токмач, кыяр, алма һәм аракы бәясе аз гына арзанайган.
Ә инде җиләк-җимеш консервлары, шикәр комы, печенье, тоз, он, арыш икмәге, дөге, карабодай, токмач, суган, помидор һәм банан бәясе үзгәрешсез калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре