Итәгең генә җитмәс... Дәүләткә ышанып кына бәби үстереп буламы?

Туган саен акча! Татарстанда соңгы 12 ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны 2,5 процентка артып, аларның саны 58 мең 800 булган. Артуның бер сәбәбе – андыйларны дәүләт ташламый. Республикада бала үстерүче гаиләләргә 60 төрле түләү каралган. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары керемнәрне һәм милекне исәпләмичә бирелә. Дәүләткә ышанып кына бәби үстереп буламы? Итәк тутырып сабый сөяр өчен нинди сыйфатлар кирәк? «ВТ» журналисты республикада яшәүче күп бала үстерүче әниләр белән сөйләште.

«Бәби исе җитми башлый»

Арча районының Югары Мәтәскә авылында гомер итүче Гөлназ һәм Илшат Сәфәргалиевлар 10 бала үстерә. Август аенда тагын бер бәбиләре дөньяга киләчәк. Республикада аларныкы хәтле бала сөюче тагын биш гаилә бар. Шушы көннәрдә бу гаиләләрнең барысына Татарстан Рәисе исеменнән автобуслар тапшырылды. Без исә Сәфәргалиевларга тикмәгә генә шалтыратмадык. Иң элек сөенечләрен уртаклаштык, аннары гаиләнең бәхет серен сораштык.

– Автобуслы булу хыял иде. Ирем күптәннән «Д» категориясенә укып та куйды. Тотылган берәр зур машина алырга дип йөрдек. Рәисебез бүләге – күктән ишелгән бәхет булды, – ди Гөлназ Сәфәргалиева. –  Моңа кадәр берәр җиргә бара башласак, бөтен баланы да сыйдыра алмый идек. Ирем гел өчәр рейс ясады. Без әле дә дәүләттән бушка автобус бирелгәнгә ышанып бетә алмыйбыз. Бүләкне алган көнне кичке якта туган көнгә чакырулы идек. Ирем, җиңел машина белән генә барыйк, дисә дә, мин автобусны кабыздырдым. Яңа әйберне саклап ятарга яратмыйм. Икәү генә утырып барсак та, күңел булды. Автобусыбызны туганнарыбыз да күреп сөенде.

Гөлназ Арча станциясендә туып үскән, Илшат – Ташкичү авылы егете. Аларны Арча педагогик көллияте таныштыра. Илшат музыка укытучысы булырга укый, Гөлназ чит телләр буенча белем ала. Укып бетереп, Казанда югары белем дә ала алар.

– Гаилә коруга икебез дә дингә килдек. Тормышыбыз әнә шулай дөрес итеп яшәүдән башланып китте, – ди Гөлназ. – Бер-беребезне яраткач, тормыш итү авыр түгел. Ирем – мине, мин аны ишетәм. Тыңлый да беләбез. Шуңа да безнең юк-бар сүзләр әйтешергә дә вакыт булмады. Безгә ул кирәкми дә.

Гөлназ җае чыккан саен ирен мактап куя. Хәер, начар ир булса, моның кадәр бала алып кайтмас та иде үзе! Илшаты тыныч холыклы, кешелекле булу өстенә алтын куллы да икән. Бөтен эшне эшли белә, ди хәләле. Белмәгәнен интернеттан өйрәнә икән.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа, дип әйтүләре дөрес. Аллаһы Тәгалә безгә һәр сабый саен үз җаен биреп торды. Бар да шома гына бармаган чаклар да булды. Фатирдан фатирга да йөрдек. Әмма зарланмадык. Соңгы елларда күпбалалы гаиләләргә дәүләттән игътибар да, ярдәм дә артты. Без җитәкчеләргә бик рәхмәтлебез. Әле безгә бала үстерер өчен бөтен мөмкинлекне тудыралар. Ә бит әбиләребез сигезәр-тугызар баланы да аякка бастырган, – ди Гөлназ.

Сәфәргалиевларның күп бала алып кайтуын аңламаучылар да булган. Хәтта якын кешеләре дә, нигә шулкадәр күп бала табасыз, дип сүккән дә әле. Әмма Гөлназ да, Илшат та бик бала җанлы икән.

– Һәр балабыз кадерле. Бер генә теләк – гомерле, сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булсыннар. Өч ул, җиде кыз үстерәбез. Балага өч яшь тулгач, аннан бәби исе килми башлый. Аны җәннәт исе дә диләр. Миңа шул җитми инде, – ди 10 бала әнисе. – Мин гомерем буе күпбалалы гаиләләргә кызыктым. Әти-әнием ишле гаиләдә үскән. Без әбиләргә баргач, туганлыкның көчен тоеп, аның кадерен белеп кайта идек. Ишле гаиләдә бер-береңнән көнләшү юк. Анда бар да бертигез. Минем өлкән кызларым кечеләренә үрнәк, терәк булып торды. Инде гомергә шулай яшәргә язсын. Иң олы балама – 18, иң кечесенә 1 яшь тә 5 кенә ай әле. Авылда бакча юк. Шуңа күрә сабыйларымны мәктәпкә барганчы үзе үстерәм. Укытучылык эшендә озак эшли алмадым. Әни дигән эштә мин!

Балалар – бәхет ул!

Кукмара районының Аш-Буҗи авылында гомер итүче Ләйсән һәм Илгиз Хәмәтдиновлар өч бала үстерә. Дәүләттән бернинди ярдәмгә дә өметләнмичә яшибез, ди алар.

– Үзебезгә генә ышанабыз. Тормышыбыз шөкер итәрлек. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәч, дәүләттән ярдәм турында уйлаган да юк. Безгә тиеш түгелдер ул дип, документ та тапшырмадык. Шулай да балалар бакчасына йөргән өчен кимрәк түлибез. Шуңа да бик күңел була. Әмма тырышмасаң, беркем дә китереп бирми. Мул тормышта яшәр өчен, без көн-төн эшлибез. Кибетләребез бар, гаиләбез белән суган үстерәбез. Хәзер дә менә суган басуында эшләгән чагыбыз, – дип сөйли Ләйсән. – Ике улдан соң кызыбыз туу тормышыбызны тагын да түгәрәкләде. Ирем өйләнешкәч тә, өч балабыз була дигән иде. Үз әнием, өч балагызны аякка бастырырга да кирәк әле, дип тора. Хатын-кыз буларак мине кызганып әйтүедер иде. Бала табу җиңел эш түгел. Аның авырлыгын үзебез генә беләбез. Ирем ягыннан әти-әни бәби алып кайту-кайтмауга берни әйтми. Әле тагын берәр оныклы итсәк, сөенеп туймаслар иде кебек.

Баланы таптың гына түгел, үстерергә дә кирәк! Хәзерге заманда бигрәк тә бала тәрбияләү җиңел бирелми. Ләйсән әнә шулай ди.

– Замана балалары без түгел ул. Малайларның да төрле чагы була. Тыңламаска да мөмкиннәр. Әмма ничек тә җаен табарга тырышам. Көнгә 10 минут вакыт булса да табам. Кичләрен бергә җыелып сөйләшәбез. Ярый-ярамыйны гел аңлатып торам. Безнең Илгиз балаларга бигрәк йомшак инде ул. Шуңа күрә күбрәк аларны тәрбияләү минем өстә, – ди Ләйсән. – Балалар безнең арттан кабатлый. Әнә шуңа да бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Ике як әти-әниләргә булган хөрмәтне дә күреп тора алар. Гомумән, башкаларга булган мөнәсәбәтеңне дә күчереп алалар. Бала сөю бәхетеннән дә татлы хис юктыр ул. Өч балабызга карап шатланабыз. Дәвамчылар үсә. Әмма мин тагын да бәбигә узам икән, аны берничек тә югалта алмас идем.

Күпбала үстерүче әти-әниләргә ни тиеш?

Республикада 2000 елда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды. Ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан башлап әлеге медаль белән 1,5 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2022 елда 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды. 2022 елдан бирле әлеге бүләкне 13 гаилә алды.

Быелдан «Герой-аналар» социаль гарантияләр буенча Россия Хезмәт Героена тиңләште. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән әти-әниләргә пенсия билгеләгәндә бала караган чорларына чикләү бетерелә. Көндезге бүлектә укучы студент әниләргә бала туу һәм табу буенча түләнә торган минималь пособие күләме яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк. Социаль контракт төзү өчен бердәм пособие исәпкә алынмаячак. Эш бирүченең хезмәткәрләргә балалары тугач бирә торган 1 миллион сумга кадәр түләүләре салымнардан азат ителәчәк. Икенчел базарда да ташламалы ипотека алып булачак. 2026 елдан керемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләү кертелә: физик затның керемнәренә салым алтышар процент күләмендә яңадан исәпләнәчәк, ә аерма бер тапкыр кайтарылачак. Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яисә көндезге бүлектә укып 23 яшькә җиткәнче бирелә.

Күпбалалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәт, торакка түләү чыгымнары өчен 30 процент күләмендә субсидия ала. 6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алуга әтисе яки әнисенә акча бирелә. Көндез белем алучы студентларга 23 яшькә җиткәнче айлык түләү каралган.

Аз керемле гаиләләргә 3 яше тулмаган балага дару алу өчен ел саен 10 мең сум күләмендә акча бирелә. Балалар җәмәгать транспортында бушка йөри. Алар балалар бакчасы өчен түләми.

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер мәртәбә бирелә торган түләү:

– 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче бәбиен алып кайтса – 50 мең сум,

– өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә. Җиде ел ярым эчендә бу ярдәмне 15 меңгә якын хатын-кыз алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре