Югалган хатынны күлдән тапканнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә көндез Туймазы районының Илчембәт авылында яшәүче 35 яшьлек хатынның югалуы турында хәбәр килгән. Бу хакта "Кызыл таң"  яза.

Әтисе кызының югалуы турында хәбәр итүгә, аны шундук эзли башлаганнар. Якын тирәдәге күлдә хатынның җансыз гәүдәсен тапканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре