Россиядә югары белем бирү системасын яңарту бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүгә бернинди йогынты да ясамаячак. Бу хакта илнең Мәгърифәт министры урынбасары Константин Могилевский ачыклык кертте.
Урынбасар белдергәнчә, үзгәрешләр чит ил гражданнары өчен квоталар системасына да кагылмаячак. Мәгариф һәм фән министрлыгы, студентларны сайлап алу һәм әзерләү сыйфатын яхшырту өчен, аларны бүлү механизмын камилләштерүне дәвам итәчәк.
 Яңа модель өч этаптан тора: төп югары белем, махсуслаштырылган магистратура һәм профессиональ аспирантура. Хәзерге вакытта илнең иң алдынгы алты вузында сыналу үтә. Яңа белем системасына тулысынча күчү киләсе елда башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез