6 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында зур Сабан туе узачак. Елдагыча бирегә иң көчле көрәшчеләрне көтәләр.
Батыр егетләргә саллы бүләкләр дә әзерләнгән. Бил алышу дүрт авырлыкта узачак: 65, 75, 85 һәм 85 килодан авырраклар. Үз категориясендә беренче урынны алган егетләргә – 60 мең сум, икенчеләргә – 40 мең сум, өченчеләргә исә 30 мең сум акча вәгъдә итәләр. Баш батырга тәкә белән бергә трицикл (йөк мотоциклы) һәм 100 мең сум акчалата премия дә эләгәчәк.
Бәйрәм кунаклары – Марат Яруллин һәм һәм Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров. Сабан туе 12.30 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез