Югары Кыерлы Сабантуенда батырларны зур бүләкләр көтә

3 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында зур Сабантуй узачак. Оештыручылар көрәш батырларына зур бүләкләр вәгъдә итә.

Көрәш ике авырылык үлчәвендә узачак: 85 килога кадәр һәм аннан авыррак егетләр (85+)
Җиңүчеләргә бүләкләр:
1 урын - 35000 сум
2 урын - 25000 сум
3 урын - 15000 сум
Абсолют батырга өстәмә 10000 сум һәм бозау хәтле тәкә!

Бәйрәм 12 сәгатьтә башлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сабантуй милли көрәш батырлар Югары Кыерлы

Көн хәбәре