Югары уку йортларында кышкы сессия кичектерелүгә бәйле сорауга ачыклык керттеләр

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россиянең югары уку йортларында кышкы сессияне кичектерү планлаштырылмый. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Күпләр, мөгаен, студентлар да  сессияне кичектерүне теләрләр иде, әмма бу хәл булмаячак. Аның ничек узуы башка мәсьәлә», — диде ул.

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы буенча, кышкы сессияне дистанцион үткәрергә тәкъдим ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре