Инде хәбәр ителгәнчә, кичә кичке 8ләр тирәсендә Кубаньда Гулькевичи – Кропоткин автомобиль юлында котчыкмалы фаҗига булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “ВАЗ-2115”, “чыгымчылап”, юл читенә килеп төшкән һәм агачка бәрелгән. Әмма җирле чатларда “ВАЗ”ның алдына “очып” кергән машинадан читкә тайпылу ихтималы да карала.
Ничек кенә булмасын, “ВАЗ-2115” юл фаҗигасендә, янып, көлгә әйләнгән. “Российская газета” язганча, ут капкан машинада Кропоткин шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек Полина, 22 яшьлек Дарья һәм 24 яшьлек Виктория булган.
Һәлак булган Викториянең туганы сөйләп үткәнчә, кыз Кропоткин шәһәренең Кавказ районы бала тудыру йортында акушер булып эшләгән. 2021елда Кропоткин медицина көллиятен тәмамлап, карьерасын медицинада башлап кына җибәргән булган.
“Үз балалары юк иде. Бала тудыру йортында акушер булып эшләде, – дигән “РГ” хәбәрчесенә әңгәмәдәше. – Телеграм-каналларда, йөртүче машинасын “тыңлата” алмаган дин язалар, әмма моңа ышануы кыен, чөнки анда юл киң”.
Кайбер башка чыганаклардан мәгълүм булганча, кызларның иң яше – әле унҗидесен генә тутырган Полина Краснодарда укыган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез