Газетага язылу

Юл кагыйдәләрен иң еш бозган оешмаларның исемлеге чыкты

Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш бозучы фирмаларның исемлеге төзелгән.

Бу турыда  «Татар-информ» яза. 

Исемлекнең беренче урынында – Лаеш районыннан «Казан май комбинаты» АҖ. Әлеге компания йөртүчеләре бер ел эчендә юл кагыйдәләрен 2030 тапкыр бозган.

Икенче урында – Казанның «Лаборатория Р.Т.Х.» фирмасы (1514 хокук бозу). Өченче баскычта – «Юлташ Логистик» предприятиесе (1119 очрак).

Топ-бишлеккә шулай ук Чаллыдан «Машина детальләре» (1069) һәм Казаннан «ППСХ» (1010) кергән.

Кара исемлеккә шулай ук Казанның «Артус» (826), «ЦПР» (818), «ПРОФСНАБ ПК» (762), Алабугадан «АВП ГРУПП» (744) һәм «Викара» (605) фирмалары да эләккән.

Белгечләр юлларда иминлекне тәэмин итү максатыннан даими рәвештә кагыйдә бозучыларга карата чаралар көчәйтелүен искәртә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре