“Бердәм Россия”нең мобиль агитбригадалары халыктан тәкъдимнәр җыя.
Дәүләт Думасы депутатлары Анатолий Иванов һәм Илья Вольфсон, “Бердәм Россия” агитбригадаларының эш кысасында, Мамадыш районы Кече Сон авылында яшәүчеләр белән очрашты. Депутатларның шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр белән очрашулары 10 июльдән башланып китте. Алар “Бердәм Россия” дән депутатлыкка кандидатлар турында, сайлауның асылы, шулай ук ни өчен партияне хуплауның мөһимлеге турында сөйли.
Авыл халкы инде берничә ай буе җирле почта бүлегенең эшләмәве турында ачынып сөйләде. Сәбәбе – эш хакының бик түбән булуы сәбәпле, барлык хезмәткәрләрнең эштән китүе. Коммуналь хезмәтләргә түләү яки хат юллау өчен дә Мамадышка ук барырга туры килә. Шулай ук юлсызлык та халыкны борчый. Авылга илтүче бердәнбер юл бик нык тузган, чокырланган. Тагын бер зур проблема – җәйге чорда су җитмәү. Бакчаларга су сибә башлагач, хәлләр тагын да мөшкелләнә.
“Мондый очрашулар даими уздырылырга тиеш, чөнки безгә шәһәрдә генә түгел, бәлки ерактагы авылларда яшәүчеләрне дә нинди мәсьәләләр борчуын белеп тору мөһим. Кешеләр үз мәнфәгатьләрен кемнәр яклаячагын белеп торырга тели. Татарстан бүген күп кенә өлкәләрдә лидер булып тора. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур команданың тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Алга таба да бик тиз үсәргә ниятлибез икән, парламент та көчле, абруйлы булырга тиеш”, – дип белдерде Илья Вольфсон.
Аның басым ясап әйтүенчә, сайлаучылар ни өчен тавыш бирергә тәкъдим итүләрен аңларга тиеш.
Бригадалар һәр көн саен (дүшәмбе һәм сишәмбедән тыш), көндезге унбердән кичке җидегә кадәр, биш зонада: Казан, Идел аръягы, Кама аръягы, көньяк-көнчыгыш һәм Чаллы зоналарында эшли. Депутатлар һәр көн саен 15 торак пунктта була. Шул рәвешле кичә 900 кеше “Бердәм Россия” проектлары турында белүгә ирешкән.
Сүз уңаеннан, Бердәм Россия”дән кандидатка сорау яки тәкъдимне “Мой депутат” онлайн-сервисы аша калдырырга мөмкин. Моның өчен сайтка (https://kandidat.tatar/) керергә яки эш көннәрендә 8 800 222 17 08 с 10:00 до 19:00 телефоны аша шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә Дәүләт Советына сайлау уздырылачак. Моннан тыш 38 районда муниципаль җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлау булачак.
Праймеризда җиңүчеләр “Бердәм Россия”дән Дәүләт Советына кандидатлар булып тора. Партия исемлеге башында – партиянең төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое, “Алеша” танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков, Татарстанның Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез