Закон чыгаручылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозучыларга карата штраф баллары системасын кертергә җыенмый. Бу хакта Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин әйтте. Аның сүзләренә караганда, мондый алым күпмедер дәрәҗәдә инде хәзер үк гамәлдә. Бер үк кагыйдәләрне кабат бозучыларга зуррак җәза бирелә. Тәртипле йөртүчеләргә исә иминиятләштерү полисы рәсмиләштергәндә ташлама ясыйлар.
Ел башыннан бирле Россиядә 41 мең авария булган, юлларда 3,6 мең кеше үлгән. Татарстанда быел 4 айда 791 авария теркәлгән, 92 кешенең гомере өзелгән. Аварияләр саны кимесә дә, һәлак булган юлчылар 28гә арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез