Статистика гыйнвардан августка кадәрге чорны үз эченә ала. Ул оешмалар җитәкчеләренең юллардагы иминлек өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Мониторинг барышында ачыкланганча, хәрәкәт кагыйдәләре бозуларның иң күп очрагы Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә урнашкан компанияләргә туры килә. 8 ай йомгаклары буенча иң күп бозуларга юл куйган оешмалар исемлегендә Казанның “ТКС-ПОВОЛЖЬЕ” предприятиесе (663 очрак) беренче урынга чыккан.
Казанның “Лаборатория РТХ” (571) – икенче. Чаллыдан “СтройСтиль” компаниясе өченче урынга чыккан: хезмәткәрләре 531 тапкыр юл кагыйдәсен бозган. Беренче бишлеккә шулай ук Алабуга районының “АВП-Групп” (525 очрак), Әлмәт районының “Нефтестройэнерго” (507 очрак) кергән. Моннан тыш лидерлар унлыгына Казанның “Профснаб” (498 очрак), Чаллының “РАЙЗ” (482), “Детали Машин” (454), “ПСО Казань” (452) һәм Тукай районының “Рэлса” компаниясе (398 очрак) эләккән.
Югарыда телгә алып үтелгән 10 оешма йөртүчеләре барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 5 меңнән артыграк очрагына юл куйган. Хөкүмәт комиссиясе предприятиеләр җитәкчеләре игътибарын рульдәге хезмәткәрләренең гамәлләренә контрольне көчәйтү һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча даими инструктажлар үткәрү зарурилыгына юнәлтә. Тизлекне арттыру, юл кагыйдәләрен санга сукмау кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч белән яный, шулай ук оешмаларны административ җаваплылыкка китерә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез