Газетага язылу

«Юлдаш» газетасы ябыла

1 июльдән “Юлдаш” газетасы ябыла. Бу хакта социаль челтәрләрдә һәм кайбер массакүләм мәгълүмат чарларында хәбәр ителә.

Тәүге шәхси татар газетасы бу. Хәбәрләргә караганда, 1992 елда чыга башлаган коммерция басмасы икенче яртыеллыкка “Россия почтасы” каталогына кертелмәгән.

Исегезгә төшерәбез: газетаны Ранис Газизов һәм аның хатыны Нурания чыгарды. Ранис әфәнде 2020 елда вафат булганнан соң, аның эшен улы Альберт дәвам иттерде. Шулай итеп, беренче шәхси татар басмасы “Татар яшьләре” язмышын кабатлый. Әлеге газета узган елның азагында ябылган иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре