Татарстан Дәүләт Советында республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарында «Бердәм Россия» партиясе депутат фракцияләре җитәкчеләренең оештыру җыелышы узды.
Бердәмроссиялеләр депутат берләшмәләренең республика Координация советын төзү, шулай ук республика программаларын һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Юрий Камалтынов Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән һәм шәхсән партиядәшләренә сайлау кампаниясе барышында актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, «Бердәм Россия» быел муниципаль сайлауларда 72% тавыш җыйган.
«Бердәм Россия»нең мондый нәтиҗәгә ирешүе – урыннарда партия активының зур казанышы, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Алда тагын бер сайлау кампаниясе – тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау көтә».
Аннары утырышта катнашучылар республика Координация советын төзү турындагы карар өчен тавыш бирделәр, Совет турындагы нигезләмәне расладылар һәм аның рәисен, рәис урынбасарларын һәм җитәкче органнар әгъзаларын сайладылар. Катнашучыларның бертавыштан кабул ителгән карары белән совет рәисе итеп Юрий Камалтынов сайланды.
«Сүз «Бердәм Россия» партиясен бөтен республика киңлегендә тәкъдим итүче муниципаль депутатларның бердәм командасын көйләү турында бара. Аларның барысын да «Бердәм Россия» тәкъдим иткәнгә, аларның абсолют күпчелеге партия әгъзалары булганга күрә, бу, әлбәттә, партия күрсәтмәләрен төгәл үти, безнең алда партиянең Үзәк Башкарма комитеты куйган төп бурычларны хәл итә торган бердәм партия командасы булырга тиеш, – диде Юрий Камалтынов журналистлар белән аралашканда. – Ә мондый орган, мондый институт булдыру гамәлдәге уңай тәҗрибәләр белән алмашырга, хезмәттәшләребездә булган иң кызыклы нәрсәләрне алырга мөмкинлек бирә. Безнең өчен дә, Дәүләт Думасыннан башлап бистә дәрәҗәсенә кадәр барлык дәрәҗәдәге «Бердәм Россия» депутатларының үзара хезмәттәшлеген оештыру, әлбәттә, мөһим».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез