Нияз Әхмәдуллинның хезмәт биографиясе медицина белән бәйле. Башта ул эренле хирургия бүлегендә кече медицина персоналы булып эшли, ә Казан медицина университетын тәмамлагач, яңак-йөз бүлегенә табиб-интерн вазыйфасына алына. Бүген дә ул шушы бүлектә эшли.
2022 елда Нияз Әхмәдуллин мобилизацияләнә һәм махсус хәрби операция зонасына китә. Хәзерге вакытта Нияз Ильяс улы яраланганнан соң реабилитация уза һәм якын арада эшкә кайтырга ниятли.
Юрий Камалтынов дәвалануның ничек узуы, хәл ителмәгән мәсьәләләр булу-булмавы белән кызыксынды. Моннан тыш, парламент җитәкчесе урынбасары Нияз Әхмәдуллинга республиканың сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Очрашу «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсендә бүген башланган «Үзебезнекеләр турында кайгырту» проекты кысаларында узды. Дәүләт Советы депутатлары махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашып республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Укучыларга бүләкләр һәм уку әсбаплары тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез