Юрий Камалтынов: «Татарстан өчен аңлы һәм дөрес сайлау мөһим»

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстан Рәисен һәм республика муниципаль депутатларын сайлауда катнашты. Ул А.Н. Туполев исемендәге Казан Милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Бөтен сайлау кампаниясе дәвамында аның төп юнәлеше һәм идеясе – республиканың көчле булып калуы. Илебез көчле булып калсын өчен, һәр регионның кешеләр ышанычын казанган, үсеш перспективаларын төгәл аңлаган һәм регион алдында торган катлаулы бурычларны гамәлгә ашыру буенча эшне ничек җайларга икәнен белгән көчле лидеры булырга тиеш»,  – дип басым ясады Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен аңлы һәм дөрес сайлау мөһим. «Республика башында сайлаучылар ышанган, республиканың үсеш тармагын белгән һәм шуның ярдәмендә Татарстанны киләчәктә дә Россия Федерациясе лидеры, илнең терәк регионы итеп кала алырлык кеше булырга тиеш. Бу хакта Россиянең милли лидеры Владимир Путин берничә тапкыр әйтте. Шуңа күрә халык сайлау участокларына килер һәм республика лидерын кем итеп күрсә, шул кандидат өчен тавыш бирер дип ышанам»,  – дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре