Юрий Казаков: «Заманча заводлар сәламәтлеккә зыянлы түгел"

Халыкта химия зыянлы дигән фикер яши. Ләкин заманча заводларның эшчеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәвен бар кеше дә белми.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) ректоры Юрий Казаков шулай дип белдерде. Вузда бүген 20 меңнән артык студент укый.

Иң элек депутатлар әлеге югары уку йорты базасында ачылган Россиядә беренче полиолефиннар булдыручы фәнни-укыту лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе каршында оешкан ул. Яңа лаборатория укыту процессын матди-техник база белән тәэмин итү, полиолефиннар буенча махсуслашучы инженерлар әзерләүне күздә тота.
Утырышта Юрий Казаков быел вузның «Приоритет-2030» программасын ничек тормышка ашыруы турында сөйләде. Хәзерге вакытта биредә 1203 мөгаллим белем бирә. Шуның 214е – фән докторы, 763е – фән кандидаты. Барлыгы 408 югары һәм урта һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Студентларны практик яктан әзерләү өчен Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән 1750 дән артык килешү төзелгән. Аларда узган уку елында 3 меңнән артык укучы практика үткән. Сүз уңаеннан, КХТИ ил өчен химик технологларның өчтән берен әзерли.

2024 елда мондагы галимнәр тарафыннан 1,5 млрд сумлык фәнни тикшеренүләр үткәрелгән. Чыгымнарны предприятие, министрлык, фәнни-техник эшчәнлек фондлары каплаган. Быел югары уку йортында фәнни тикшеренүләр уздыру, заманча эшләнмәләр булдыру өчен яңа лабораторияләр, үзәкләр ачылган. Алар ярдәмендә вузда сәнәгать өчен мөһим булган инновацион юнәлешләрне үстерү мөмкинлеге тудырылган. Ректор проблемаларны да яшермәде. Кадрлар әзерләүдә кыенлыклар бар. Монда сәнәгать оешмалары, академик бергәлекнең бергә эшләве җитми. Депутатлар, вузны тәмамлаучыларның ничә проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнашуы турында да кызыксынды. Бу сан – 80–90 процент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре