Газетага язылу

Юрист ике урында эшләүнең нинди очракта пенсияне арттырачагы турында сөйләде

Төп эш урыныннан тыш, тагын каядыр рәсми төстә эшләү, өстәмә иминият взнослары (эш бирүче дәүләткә түли) хисабына, киләчәктә пенсия күләмен арттырырга мөмкин. Юрист Вадим Виноградов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Әмма ике урында эшләү пенсия күләмен ике тапкыр арттыруны аңлатмый. Пенсия иң элек тупланган шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) күләменә бәйле. Ә ул керемнән (иминият кертеме түләнсә) чыгып булдырыла.

«Ике урында эшләү иминият стажын икеләтә арттырмый. Әгәр кеше бер календарь чорында бер үк вакытта төп эш урынында да, тагын башка җирдә дә эшләсә, бу чор иминият стажына кертелә ( әмма ике хезмәт стажы булып түгел), ә менә иминият взнослары, ИПКның еллык гомуми лимиты чикләрендә, индивидуаль лицевой счетта бергә кушыла», – дип аңлатып үткән белгеч.
Бер календарь елында, эш урыннары санына, җыелма керемгә бәйсез рәвештә, күп дигәндә 10 ИПК тупларга мөмкин. Шуңа күрә тагын бер урында эшләү, бу лимитка ирешү өчен төп эш урынында хезмәт хакы җитмәсә, пенсия күләмен арттыра ала.

«Шул ук вакытта югары хезмәт хакы алып эшләүче ике урында эшләүченеке кебек яисә аннан күбрәк тә коэффициент тупларга мөмкин», – дип басым ясап әйткән юрист.

Тупланган ИПК санын һәм исәпләнгән пенсия күләме турында мәгълүматларны Дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды аша шәхси лицевой счеттан өземтәдә күрергә мөмкин. Белгеч рәсми эш турында ниндидер мәгълүматлар җитмәгән очракта эш бирүчегә яки Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре