Юрист Сергей Русинов “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Чаллыдагы бер йортта яшәүчеләр арасында килеп туган бәхәскә ачыклык керткән. Редакциягә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, йорт ишегалдында, милекчеләрнең гомуми җыелышында рәсмиләштерелгән ризалыгы буенча, сәүдә лареклары урнаштырганнар. Арендаторлар белән килешү төзегәннәр.
Документ нигезендә, ларекларны урнаштырган өчен түләү биредә яшәүчеләр файдасына алынып, бары тик йортны төзекләндерүгә генә җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта милекчеләрдә, арендадан кергән акчаны бүлмәләрдәге тараканнарны агуларга мөмкинме, дигән сорау туган.
“Идарәче компаниядә, мөмкин, диделәр. Ә фатирларга кагыламы икән бу?” – дип кызыксынган теге хатын-кыз. Сергей Русинов аңлатып үткәнчә, гомуми файдаланудагы урыннарны дезинсекцияләү идарәче компания бурычы булып тора. Бу хезмәт өчен коммуналь түләүләр составында түләнелә инде, шуңа күрә ишегалды территориясенең бер өлешен сәүдә нокталарына арендага бирүдән кергән акчаны өстәмә рәвештә тоту таләп ителми.
Ә инде фатирларның санитария торышы һәм бөҗәкләрне агулау торак милекчеләре җаваплылыгына керә. Юрист әйтүенчә, Россия Торак кодексында шулай күздә тотылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез