Газетага язылу

Юрист поезд соңга калган очракта билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкин булуын әйтте

Поезд пассажирлары состав тоткарлаган өчен компенсация алырга хокуклы, ул соңга калган һәр сәгать өчен билет бәясенең 3 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, түләүләрнең гомуми күләме билет бәясеннән арта алмый. Әгәр поезд бер сәгать азракка тоткарланса, компенсация каралмаган. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ул тиз йөрешле поездлар өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә булуын әйтте. 30 минуттан бер сәгатькә кадәр соңга калган очракта пассажирга билет бәясенең – 25 проценты, бер сәгатьтән ике сәгатькә кадәр тоткарланганда 50 проценты кире кайтарыла. Әгәр поезд билетта күрсәтелгән вакыттан соң ике сәгать үткәч тә килмәсә, юл бәясе тулысынча кире кайтарыла.

Шул ук вакытта, әгәр поезд компаниягә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында тоткарланса, компенсация түләүдән баш тартырга мөмкиннәр. Мондый шартларга җир тетрәү һәм давыллар, шулай ук забастовкалар, террорчылык актлары, хәрби гамәлләр һәм тимер юл инфраструктурасының төзек булмавы керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре