Юрист социаль челтәрләрдә нәрсәләр язган өчен 7 елга кадәр төрмә җәзасы янавын аңлаткан

Социаль челтәрләрдә экстремизмга, террорчылыкны аклау яки аңа чакыруга, армиянең дәрәҗәсен төшерүгә бәйле постлар өчен җинаять җәзасы янарга мөмкин. Адвокат Дмитрий Аграновский “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Җинаять кодексының 280 статьясы нигезендә, интернет челтәрендә экстремистлык эшчәнлегенә өндәү өчен 5 елга кадәр мәҗбүри эшләргә (3 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп) җәлеп итү яисә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү (3 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп) каралган.

“Интернетта террорчылыкка чакырган өчен, Җинаять кодексының 205.2 статьясы нигезендә, 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең 3-5 еллык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яисә 5 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү (5 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп) күздә тотылган”, – дигән Аграновский.

Армиянең дәрәҗәсен төшерүчеләргә дә террорчылыкка чакыручыларга каралган җәза чарасы яный, дип йомгак ясаган сүзенә юрист.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре