Юрист укытучыларга нәрсәләр бүләк итәргә мөмкин булуын аңлаткан

Якшәмбе – 5 октябрьдә Укытучы көнен билгеләп үтәчәкбез. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан педагогларга нәрсәләр бүләк итәргә ярый, һәм аларның бәясе күпме булырга тиеш? «Mail» хәбәрчесе юрист Екатерина Ноженкодан шул хакта сораштырган.

Белгеч әйтүенчә, Россия законы нигезендә, укытучының өч меңнән кыйммәтрәк бүләк алуга хокукы юк. Ул чәчәк, кәнфит, чәй, каһвә, язу-сызу кирәк-ярагы, китап кебек гадәттәге бүләкләрне генә кабул итеп алырга мөмкин, дигән юрист.

Ноженко аныклап үткәнчә, укытучының баладан яки ата-анасыннан өч мең сумнан кыйммәтрәк бүләк алуы законда каралган тыюны бозу булып тора һәм мөгаллимнең бу баланың укудагы уңышларын яки уңышсызлыкларын бәяләүгә карата гаделлеген шик астына куя. Укытучы бүләктән, шул исәптән бик кыйммәт булып тоелганыннан да, баш тарта ала, дигән белгеч.

Юрист сүзләренә караганда, укытучы бүләккә бәйле тыюларны санга сукмаса, шелтә алырга һәм хәтта эшеннән җибәрелергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре