Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) искәрткәнчә, суыклар аркасында юлларда бозлавык булырга мөмкин – бу очракта машинаның тормоз юлы озыная, ә юл-транспорт һәлакәтләре һәм машинаның таю куркынычы арта.
Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанцияне сакларга һәм кискен маневрлардан сакланырга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез