“Иванушки International” төркеме җырчысы Иннополиста коронавирустан прививка ясаткан

Россиянең танылган эстрада җырчысы, “Иванушки International” төркеме солисты Андрей Григорьев-Аполлонов Иннополис шәһәренең медицина үзәгендә коронавирустан прививка ясаткан.

Ул Татарстанга кунак булып килгән бер мәлдә вакцинация узу мөмкинлегеннән файдаланган. Артист егеткә шәһәр буйлап экскурсия дә үткәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Иннополис коронавирус ковид Андрей Григорьев-Аполлонов Иванушки International

Көн хәбәре